Фактлар һәм комментарийлар
Аракы хәерлегә илтәме?
22 гыйнварда ЮХИДИ һәм "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе хезмәткәрләренең берләштерелгән рейды барышында автомашина белән исерек килеш идарә итүнең бер факты ачыкланган.
22 гыйнвар көнне ВАЗ-21140 автомашинасы сәгать 4 ләр тирәсендә Яңа Чишмә авылында Урама урамында туктатылган. Машинада, шофердан тыш, ике пассажир да булып, барысы да шактый гына кызмача хәлдә булганнар. Руль артында тумышы белән Аксубай районы Яңа Ибрай авылыннан булган, ялланып төзелеш бригадасында эшләгән 44 яшьлек гр. С. булган. Тикшергәннән соң шоферның машина йөртү таныклыгы һәм автомашинасы алынып, машина Чирмешәнгә штрафстоянкага җибәрелгән.
Руль артында исерек килеш җилдерергә яратучылар өчен күңел ачуның азагы бик тә аянычлы тәмамланырга мөмкин - әлегедәй очракта шоферга 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев