Без – бергә
3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көне алдыннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов аларга тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Тәбрикләүдә районда 1500гә якын инвалид яшәве билгеләп үтелә. Аларның һәммәсе дәүләттән ярдәм ала, билгеле бер ташламалардан файдалана. Ел дәвамында ихтыяҗы булганнарга тернәкләндерүнең техник чаралары...
3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көне алдыннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов аларга тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Тәбрикләүдә районда 1500гә якын инвалид яшәве билгеләп үтелә. Аларның һәммәсе дәүләттән ярдәм ала, билгеле бер ташламалардан файдалана. Ел дәвамында ихтыяҗы булганнарга тернәкләндерүнең техник чаралары бүлеп бирелә, күпләр инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгыталар, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә субсидия алалар. Тәбрикләүдә барлык инвалидларга сәламәтлек, күтәренке кәеф, рухи көч, киләчәккә өмет һәм ышаныч теләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев