Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Электрон түләүләр - бик җайлы

Коммуналь түләү-ләрне, кредитларны, телефон өчен һәм башка түләүләрне электрон вариантта башкару киңрәк кулланыла бара, хәзер күпләр шушы төр хезмәттән файдалана. Бу бердән уңайлы, вакыт та сарыф ителми, чиратларда басып торасы да юк.

Тик безнең районда бу төр хезмәттән файдаланучы клиентлар күп түгел әле (уртача республика күрсәткечләре белән чагыштырганда без лидерлар арасында түгел). Чагыштыру өчен - ай саен бердәм исәп-хисап үзәге су һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 2 млн. сумнан артык бәядә 2000 нән артык квитанция җибәрә. Ә менә август ае өчен нибары 192 кулланучы гына электрон вариантта 120 мең сум акча түләгән (бу түләнергә тиешле квитанцияләрнең нибары 5 проценты).
Сентябрь аенда үткәргән анализ шуны күрсәтә, кайбер оешмалар электрон хезмәтләрдән бөтенләй файдаланмый. Хәзер халыкның күпчелегендә пластик карта бар, инфомат, интернет, телефон аша түләргә мөмкин, өйдән чыгып йөрисе дә юк. Өстәвенә, су, газ, ут, кредит - һәммәсе өчен түләп була. Вакыт узу белән без барыбыз да электрон җайланмалар аша түләүгә күчәчәкбез, иртәрәк файдалана башласак, үзебез өчен файдалы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев