Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Геройлар безнең йөрәкләрдә яши

23 сентябрьдә Чирмешән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 1994 елда Чуаш Чабаксары авылында җинаятьче кулыннан һәлак булган милиция участок уполномоченные Якунин Николай Яковлевичны искә алу көнен билгеләп үттеләр.

Николайга нибары 27 яшь кенә иде. Ул үзенең туган ягында - Чирмешән районының Күтәмә авылында җирләнгән.
Яңа Чишмә полиция бүлекчәсе начальнигы Алексей Мордвинов җитәкчелегендәге шәхси состав, полициянең Чирмешән ЭЭМ шәхси составы белән эшләү буенча начальник ярдәмчесе, эчке эшләр подполковнигы Марина Яковлева һәм ЮХИДИ начальнигы подполковник Самат Хәйруллин хезмәттәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар.
Николай Якунинны искә алу көне аның туган авылында дәвам итте, полиция хезмәткәрләре аның әнисе белән бергә геройның каберендә булдылар, веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X