Горурланырлыклары бар
15 сентябрьдә Казанда Эрмитаж клубында үткән "Гаилә бәйрәме - Нечкәбил 2013" Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашкан Лилия Борисова интернет тавыш бирү җиңүчесе булды һәм I дәрәҗә Диплом алды.
Бу фестивальдә аның бу бердәнбер җиңүе түгел әле: I дәрәҗә Дипломны Лилия һәм Борисовлар гаиләсе "Буыннар бәйләнеше" номинациясендә дә алды. Борисовлар гаиләсе тулы бер сәнгать номеры күрсәтте. Анда гаилә әгъзалары гына түгел, Лилиянең һәм ире Геннадийның әти-әниләре дә катнашты. Бу тату гаиләдә өч бала үсә. Алар үз фамилияләре белән горурланалар, үзләре, якыннары турында сөйләр сүзләре дә бар. Алар гаилә кыйммәтләрен аеруча җылылык белән саклыйлар, халык традицияләрен хөрмәт итәләр.
- Мин зур, тату, нык гаиләм булу белән горурланам! - дип сөйли Лилия Борисова. - Мин өч бала: ике ул, бер кыз бүләк иткәне өчен язмышыма рәхмәтлемен! Бу зур байлык! Балаларым мөстәкыйль, эш сөючән, җаваплылык тоючан, өлкәннәрне хөрмәт итәләр, кечеләрне рәнҗетмиләр, укуда да - өлгерләр. Малайларым математика белән мавыгалар, математика буенча олимпиадаларда катнашалар, спортны, хезмәтне яраталар, чын ир-егетләр булып үсәләр, кызым биергә, шигырь чыгарырга, хыялланырга ярата, гаиләдә миңа уңайлыклар тудырырга булыша. Аны үземнең кечкенә дус кызым дип саныйм, кечкенә булса да, ул миңа киңәшләр бирә - ничек киенергә, үземне ничек тотарга өйрәтә. Бу бик шәп. Гаилә - һәр кеше тормышында иң мөһиме һәм кыйммәтлесе. Гаилә - ул сез һәрчак терәк, ярдәм, чын ярату тапкан урын. Сине яраталар, һәм син нинди, шул килеш кабул итәләр, ә бу һәр кеше өчен бик мөһим!
Конкурста Татарстанның 20 районыннан 37 гаилә катнашты. Тик Борисовлар гаиләсе "Гаилә тарихы", "Бәйрәм өстәле", "Кулинар ризык", "Балалар рәсеме" конкурсларында иң әйбәте булды.
Борисовларны бүләкләр тапшыру өчен кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Эрмитаж клубында аларга тагын Яңа Чишмә районы башлыгының "Иң уңышлы гаилә" Дипломын да тапшырдылар. Бу чынлап та шулай. Лилия әйбәт әни, уңган хатын гына түгел, ул әле уңышлы педагог та, диләр аның турында хезмәттәшләре.
Газетабызның 23 август санында без сездән, хөрмәтле укучыларыбыз, якташыбыз Лилия Борисованы яклап тавыш бирүегезне үтенгән идек, сез сынатмадыгыз.
Моның өчен сезгә олы рәхмәт. Ә Лилиягә без иртәгә, 26 сентябрьдә узачак финал конкурсында уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев