Китап күңел үстерә
Тубылгы Тау авылында гомер кичерүче Нотфи ага Мифтаховның "Яшәү яме" дип аталган икенче китабы (беренчесе - "Күңелем хәтирәләре", 2010 елда басылып чыккан иде) дөнья күргән. Анда китап авторына армиядә хезмәт иткән елларда (өч ел) туганнарыннан, сөйгән ярыннан килгән хатларда язылган сагыну хисләрен белдергән шигъри юллар, авторның төрле елларда иҗат ителгән...
Тубылгы Тау авылында гомер кичерүче Нотфи ага Мифтаховның "Яшәү яме" дип аталган икенче китабы (беренчесе - "Күңелем хәтирәләре", 2010 елда басылып чыккан иде) дөнья күргән. Анда китап авторына армиядә хезмәт иткән елларда (өч ел) туганнарыннан, сөйгән ярыннан килгән хатларда язылган сагыну хисләрен белдергән шигъри юллар, авторның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, бәетләре, шулай ук "Автор турында замандашлары" рубрикасында Зирекледән Мидхәт ага Газыймов, Тубылгы Таудан Мәрьям Әбдрәфыйкова, Ярулла Кәрим язмалары, фоторәсемнәр урын алган. Кереш сүздә Нотфи ага әлеге кульязмалар җыентыгын туганнарына, балаларына, оныкларына истәлек итеп калдырырга теләвен белдергән. Сүз дә юк, алар өчен бу китап иң кадерле бүләк булып, иң кадерле урында сакланыр, диясе килә. Нотфи агага исә алда да исәнлек, каләменең кулыннан төшмәвен һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев