Лаеклыларның хезмәте билгеләнде
Күркәм традициягә тугры калып, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе агымдагы елның II яртыеллыгына район газетасына язылу нәтиҗәләре буенча да 700, 600 һәм 500 сумлык өч премия булдырды. Шушы көннәрдә алар уңган почтальоннарга тапшырылды.
Газетабыз редакциясе почта хезмәткәрләренә 2013 елның II яртыеллыгына яздыруны оештырган өчен рәхмәт белдерә. Газетабызның гомуми тиражы - 3030 данә.
Язылуга йомгак ясаганнан соң, беренче урын Чаллы Башы авылы почтальоны Флера Усмановага, икенчесе - Екатерина Бистәсеннән Елена Ерашовага, өченче урын Петропавел Бистәсендә хат ташучы Любовь Быстренинага бирелде.
Язылуга йомгак ясаганда абунәчеләрнең халык санына карата процент чагыштырмасы һәм язылу буенча планның үтәлеше исәпкә алынды. Почта элемтәсенең Акъяр, Акбүре, Черемухово, Красный Октябрь бүлекчәләрендә дә газетага әйбәт язылганнар.
Үз эшләрен зур җаваплылык тоеп башкарган почта хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез, сәламәтлек, иминлек телибез. Безнең зур булмаган премиябез киләчәктә подписканы оештыруда халык белән актив эшләү өчен стимул булып торсын.
P.S. Хәзер 2014 елның I яртыеллыгына район газетасына иске бәяләрдән алдан язылу дәвам итә.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев