Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Мөрәҗәгатьләр игътибарсыз калдырылмый

Район авыл җирлекләрендә август-сентябрь айларында узган халык җыеннары барышында гражданнардан телдән һәм язма 464 мөрәҗәгать кергән. Аларның барысы да район җитәкчелеге контроленә алынган һәм шуларның бер өлеше инде тормышка ашырылган. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 380е байтак кына финанс чыгымнары таләп итүче булып тора һәм алар 3 елга бүлеп язып куелган. 29 сорауны...

Район авыл җирлекләрендә август-сентябрь айларында узган халык җыеннары барышында гражданнардан телдән һәм язма 464 мөрәҗәгать кергән. Аларның барысы да район җитәкчелеге контроленә алынган һәм шуларның бер өлеше инде тормышка ашырылган.
Барлык мөрәҗәгатьләрнең 380е байтак кына финанс чыгымнары таләп итүче булып тора һәм алар 3 елга бүлеп язып куелган. 29 сорауны федераль дәрәҗәдә хәл итү кирәк (пенсияне арттыру, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрү һ.б.). Ә 57 мөрәҗәгатьтә бик зур чыгымнар таләп ителми һәм аларның күбесе инде хәл ителгән.
Аерым алганда, Красный Октябрьдә ике катлы йортларда канализация торбалары алмаштырылган, Яңа Иванаевода Үзәк урамда су агып яткан урын ремонтланган, Горшковода мәктәпкә эл.энергиясе тоташтырылган һәм сукбай этләр юк ителгән, Ленинода суэтем башнясыннан агып торучы су туктатылган, тоткарлыкларны киметү өчен "У моста" кафесы өчен өстәмә электр линиясе төзү мәсьәләсе каралган, Волчья Бистәсендә канализация чокырындагы су суыртып алынган, Акъярда кирәкле документларны (белешмәләрне) социаль яклау бүлегенә җибәрү мәсьәләсе хәл ителгән, Екатерина Бистәсендә чишмәгә илтүче юлга ремонт ясалган һ.б.
Шуны билгеләп үтү кирәк, 57 мөрәҗәгатьнең 35есе тормышка ашырылган, калганнары хәл ителү стадиясендә һәм район җитәкчелеге контролендә.
Вячеслав ТЕМНИКОВ,
район башлыгы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X