Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

РФ җинаять кодексында үзгәрешләр

РФ җинаять кодексында "Кыйнау" кебек киң таралган җинаять (РФ ҖК 116 маддәсе) составына үзгәрешләр кертелгән.

Күрсәтелгән маддәнең яңа редакциясе нигезендә физик авырту китергән, тик РФ ҖК-нең115 маддәсендә ("Усал ният белән сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү") каралган нәтиҗәләр булмаганда кыйнаган яки башка көч кулланып кылынган гамәлләр өчен ике очракта җинаять җаваплылыгы карала:
- әгәр алар якын кешеләргә карата кылынса;
- әгәр алар хулиганлык максатларында, яки сәяси, идеология, раса, милли һәм дини мотивлар белән дошманлык яки күрә алмаучылык аркасында, яки нинди дә булса социаль төркемгә карата нәфрәт яки дошманлык мотивлары белән кылынган булсалар.
Якын кешеләргә якын туганнар (ир, хатын, ата-ана, балалар,уллыкка алучылар, уллыкка алынучы балалар, ир һәм кыз туганнар, әби-бабайлар, оныклар), опекуннар, попечительләр,шулай да күрсәтелгән гамәлне кылган шәхес белән бәйләнештә (үги туганнар) булган яки аның белән гомуми хуҗалык алып барган кешеләр керә. Үги туганлык сүзе астында туганнарның берәрсе белән никахта булган кешеләр арасындагы мөнәсәбәт күз уңында тотыла (ир яки хатынның туган тиешле башка ир яки хатын белән, ир белән хатынның туганнары арасында).
Җинаять составында күрсәтелгән билгеләр булмаганда, кыйнаган кешегә административ җаваплылык җәзасы бирелә.
РФ КоАП № 326-ФЗ (03.07.2016) Федераль законы белән "Кыйнау" - 6.1.1. маддәсе өстәлә, аның нигезендә физик авырту китергән, тик РФ ҖКның 115 маддәсендә каралган нәтиҗәләргә китермәгән кыйнау очрагы яки көч кулланып кылынган башка гамәлләр, әгәр алар җинаять кылу - җәза гамәленә кертелмәгән гамәлләр булса, административ хокук бозу булып тора.
Шул ук вакытта, административ җәзага тартылган шәхес кыйнаса, ул вакытта РФ Җинаять кодексына өстәлгән 116.1 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев