Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Төзекләндерү дәвам итә

Учреждение һәм оешмалар, авыл җирлекләре территорияләрен, беркетелгән участокларны, юл кырыйларын, урамнарны, зиратларны, урман посадкаларын һ.б. төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча игълан ителгән икеайлыкка айдан артык вакыт үтте.

Шушы вакыт эчендә төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылган, авылларыбыз чистарып, матурланып калды, күпчелек учреҗдениеләр тирәсендәге чәчәк түтәлләре күзләрне сөендерә, яңа гына буялган коймалар пәйда булды, зират өсләре, чүп ташлау (түгү) урыннары тәртипкә китерелде.
Шул ук вакытта районда үз оешмалары тирәсен һәм йорт тирәләрен җыештырмаучы ваемсыз учреждение җитәкчеләре һәм йорт хуҗалары да юк түгел. Андыйларга карата кисәтү ясала һәм таләпләрне үтәмәгән очракта эшләр район административ комиссиясе утырышларында карап тикшерелә.
Соңгы утырышта төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 9 эш каралды (РФ КоАП-ның 3.6 маддәсе 1 өлеше). Алар арасында Петропавел Бистәсендә яшәүче - 4 кеше, район үзәгеннән - 3 һәм Акъярдан - 2. Тәртип бозулар, нигездә, шунда, йорт янындагы территорияләр чүп-чардан арындырылмаган, ә Акъяр авылында яшәүче ике кеше чүпләрне тиешсез урынга ташлаган. 5 кешегә 2 мең сумнан 2 мең 500 сумга чаклы штраф салынды, калганнарына тәртипсезлекләрне бетерү өчен вакыт бирелде.
Берничә мәртәбә кисәтү ясалуга да карамастан, "Форсат" ҖЧҖ күмәртәләп сату склады тирәсе дә тәртипкә китерелмәгән, элмә такта юк, коймалар буялмаган, склад тирәсендәге юлларга (чокырларга) ремонт ясалмаган. Билгеләнгән срокларда күрсәтмә таләпләрен үтәмәгән очракта, җитәкчесенә карата административ беркетмә төзеләчәк.
Ләйсән
ИСМӘГЫЙЛОВА,
районның административ комиссия секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев