Узган атнада кизү тору бүлегендә 24 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган, аның берсе әлегә ачылмаган.
Аккумулятор һәм алтын балдак урлаганнар
8 июньнән 9ына каршы төндә билгесез шәхес "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалының Әдәмсә бүлекчәсе МТП-на караган КамАЗ автомашинасыннан ике аккумулятор батареясы урлаган. 5 июньдә Рус Чабаксары авылында берәү гр-ка Ф.ның өендә шкафтан алтын балдак чәлдергән. Китерелгән зыян 8000 сумлык.
Үтерү белән янаган
9 июньдә "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалының Акъяр бүлекчәсе ашханәсендә исерек килеш гр-н Г. гр-ка Г. белән әрләшеп, аны газ плитәсенә китереп кыскан, башына йодырыгы белән суккан һәм үтерү белән янаган.
Куркытып, әнисеннән акча таләп иткән
Черемухово Бистәсеннән гр-н З. инде менә ничәнче тапкыр үз әнисен җәфалаганы өчен вакыйгалар хроникасы "герое"на әверелә. 24 майда көндезге сәгать 3 ләр тирәсендә исерек хәлдәге З. көч кулланып, ярдәмчесез, II төркем инвалид әнисеннән 500 сум акча таләп иткән, ә ана кеше акчаны бирергә мәҗбүр булган. Соңрак, куркытып, ул аннан тагын 300 сум таләп иткән. Тик ул да аңа аз тоелган. Кичке сәгать 8 дән төнге 12 гә кадәр исерек хәшәрәт, 1000 сум акча сорап, кабат әнисенең теңкәсенә тигән.
21 гражданин административ җаваплылыкка тартылган: җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булучылар - 6, вак хулиганлык - 2, гражданнарның тынычлыгын бозу - 2, административ күзәтчелек таләпләрен үтәмәү - 2, корал саклау кагыйдәләрен бозу - 1, күрәләтә ялган чакыру - 1, ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәү - 1, кыйнау - 1 һ.б.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 97 шофер җаваплылыкка тартылган, шул исәптә берәү транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән - ул Яңа Чишмәдән гр.-н М.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев