Ветераннарга һәм күп балалы гаиләләргә- Яңа ел бүләкләре
Яңа ел алдыннан район җитәкчелеге 90 һәм аннан да өлкән яшькә җиткән сугыш һәм хезмәт ветераннарын (андыйлар районда 25 кеше), шулай ук 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган (районда шундый 10 гаилә бар) күп балалы гаиләләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды. Азат МУСИН Ветераннарның күбесе "Торак - ветераннарга" программасы буенча...
Яңа ел алдыннан район җитәкчелеге 90 һәм аннан да өлкән яшькә җиткән сугыш һәм хезмәт ветераннарын (андыйлар районда 25 кеше), шулай ук 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган (районда шундый 10 гаилә бар) күп балалы гаиләләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды.
Азат МУСИН
Ветераннарның күбесе "Торак - ветераннарга" программасы буенча төзелгән яңа, җылы, матур һәм уңайлы йортларда яшиләр, аларны балалары яки оныклары һәм социаль хезмәткәрләр карап-тәрбияләп тора.
Черемухово Бистәсендә 90 яшьтән өлкәнрәк 3 ветеран яши. 28 гыйнварда шуларның берсенә - Семен Карточкинга 94 яшь тулачак. Аны котларга һәм Яңа ел бүләге тапшырырга район башлыгы Вячеслав Козлов килде. Семен Васильевич үзенең яшь чакларын искә алып, "Буревестник" совхозында намуслы хезмәт итүен (шуның 30 елдан артыграгы - комбайнчы), тырыш хезмәте өчен Ватанның зур бүләгенә - Ленин орденына лаек булуы хакында сөйләп үтте. Бүген ул үзенең яңа җылы өендә кызы Елизавета белән оныгы Миша тәрбиясендә (рәсемдә) яши, ә алар үзләре 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Күптән түгел Семен Васильевичның оныкчыгы да кияүгә чыккан, тиздән ул оныгының оныгын да күрәчәк.
Шундый ук матур һәм уңайлы йортта авылда тагын бер ветеран - Александр Зубатов яши. Ул үзләре турында - ветераннарны кайгыртып, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Бу көнне район башлыгы 5 бала тәрбияләүче Елена Исхакова, Чуаш Чабаксарында яшәүче 92 яшьлек Наталья Лапшова һәм 4 кыз белән 1 малай тәрбияләүче Галина белән Анатолий Сидоровлар гаиләсенә бүләкләр алып барды.
Башка торак пунктларда ишле гаиләләргә һәм ветераннар янына бүләкләр алып яңа ел котлавы ирештерергә район башлыгы урынбасары Наилә Закирова, район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, аның урынбасарлары Надежда Попкова, Сергей Баранов, Валентина Семеняк һәм Мәхмүт Гомәров бардылар.
Районда иң озак яшәүче Бибиҗамал әби Хәйбуллинага (Зирекледән) бүләкләрне кулына биреп булмады, ул Әлмәттә яшәүче кызында кунакта иде, быел апрель аенда шул ук авылдан сугыш һәм хезмәт ветераны Габдулла агай Вафинга да йөз яшь тула.
Районда иң ишле гаилә - Акбүредән Мингаян һәм Ислам Хәйдәровлар гаиләсе, алар 9 бала тәрбияләп үстерәләр.
Барлык ветераннар һәм күп балалы гаиләләр район җитәкчеләренә бүләкләре, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтләрен җиткереп, районга иминлек теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев