Яңа йолдызлар үсә
28 февральдә РМЙ-да "Йолдызлык-2013" эстрада сәнгате ХIII республика фестиваленең район туры булып үтте. Конкурста 100ләп яшь талант: районның бию һәм вокаль коллективлары, ялгыз башкаручылар катнашты. Ольга ИВАНОВА Концертны 5-7 яшьлек балалар ачып җибәрде, соло-вокалчылар Каринэ Мазманян, Настя Ефимова, Диана Варламова, һичшиксез, талантлы балалар. Бик матур киенгән кечкенә принцессаларга сокланып туймаслык....
28 февральдә РМЙ-да "Йолдызлык-2013" эстрада сәнгате ХIII республика фестиваленең район туры булып үтте. Конкурста 100ләп яшь талант: районның бию һәм вокаль коллективлары, ялгыз башкаручылар катнашты.
Ольга ИВАНОВА
Концертны 5-7 яшьлек балалар ачып җибәрде, соло-вокалчылар Каринэ Мазманян, Настя Ефимова, Диана Варламова, һичшиксез, талантлы балалар. Бик матур киенгән кечкенә принцессаларга сокланып туймаслык. Кем белә, бәлки бу нәни "үсентеләр" киләчәктә олы талант булып җитешерләр. Аларны тамашачы көчле алкышларга күмде, компетентлы жюри да бик мактады.
Икенче төркемдә 7-10 яшьлек 10 кызчык инде аңлы рәвештә ярышта катнашты. Аларның күбесе җыр белән һөнәри рәвештә шөгыльләнә. Балалар сәнгать мәктәбе (БСМ) вокал классына йөрүче Анна Бадяева белән Камилла Исхакова тикмәгә генә җиңү яуламады, Анастасия Семенова да алар белән беренче урынны бүлеште. (Аня белән Настя Екатерина Бистәсеннән, Камилла - Яңа Чишмәдән).
Чертуштан Флүзә Хәйруллинаның җыры һәм нәзакәтлелеге тамашачыларны җәлеп итсә, Анна Бадяева башкаруындагы "Бедный ежик" җыры бик тәэсирле булды. Җыр сәнгате, мөгаен, тыңлаучыда ихлас җавап хисе уяту осталыгына иядер. Уртанчылар төркеме җырчылары тәҗрибәлерәк булды. Биредә Наталья Яковлева (Красный Октябрь) белән Виктория Веревина (Яңа Чишмә) "Мама" җыры аша үз талантларын күрсәттеләр. Тубылгы Таудан Гөлшат Гатина, Шахмайдан Айназ Кәлимуллинны тыңлаганнан соң татар эстрадасының ышанычлы киләчәге буласына инанасың, бу яшьләр эстрада йолдызлары: Иркә, Ландыш Нигъмәтҗанова, Мөнир Рахмаев, Филүс Каһиров ирешкән уңышка, һичшиксез, ирешәчәкләр. Яңа Иванаеводан чыгыш ясаган Сергей Сударкин яңгыравыклы тавышы, үз-үзен тотышы белән уңай тәэсир калдырды, тавыштан тыш тамашачы башкаручының тыйнаклыгын, эчкерсезлеген, ихласлылыгын һәм гадилеген дә бәяли бит әле. Әдәмсәдән Алсу Хәсәншина Ларина Долинаның дәвамчысы булырга дәгъвалый ала, джаз стилендәге «Сэнди" җыры белән ул тамашачыларны әсир итте. Җырчыларның стиль буенча да, тел буенча да репертуары төрле булуны да билгеләп үтми булмый, алар татарча, инглизчә, русча, хәтта испанча да җырладылар. Безнең йолдызыбыз Гөлназ Насыйрованың чыгышы көчле, матур булды.
Хореография ансамбльләре номинациясендә район үзәгеннән булмаган коллективларның осталыклары сизелерлек арткан, чөнки конкуренция зур һәм үзеңне лаеклы көндәш буларак күрсәтергә кирәк. Мисал өчен, шахмайлылар чыгышында: "Импульс" ансамбле (өлкән төркем) һәм кечкенә шаян балалар - Тимур Кәлимуллин белән Рузия Галәүетдинова (аларга 7шәр яшь) дуэтында профессиональлелек ачык сизелә. Биюләр дә төрле иде: татар, урыс, ирландия, матрос, заманча биюләр, әйтик, рок-н-ролл ритмыннан башлап супер модалы "Oppa Gangam Style"гә кадәр. Әмма барлык яшь төркемнәрендә дә төрле чыгышларда бай тәҗрибәләре булган БСМ-нең "Шешминка" ансамбле алдынгы булды. Аларның бар да төгәл, бер сулышта башкарыла, без алар 16-17 мартта Нурлатта үткәреләчәк республика зона турында да нәкъ шулай чыгыш ясасыннар иде, дигән теләктә калабыз.
Конферанс да бик матур килеп чыкты, ә Зирекледән апалы-сеңелле Камилә һәм Сәрия Габетдиновалар дуэты барыннан да яхшырак иде. Сәнгатьле, табигый иде аларның чыгышы, бигрәк тә кечкенәсе, 4 яшьлек Сәриянең сөйкемлелеге барысын да таң калдырды.
Яңа Чишмәдән "Мизгел" триосы һәм "Радуга" (Екатерина Бистәсе) ансамбльләре иң яхшы вокаль ансамбльләр дип танылды.
Нурлатта безнең район данын якларга лаеклыларны сайлаганда жюри әгъзалары сәгатьтән артык киңәшләште. Барысы да яхшы җырлый, бии, сайлап алуы да кыен. Һәм, ниһаять, карар кабул ителде, катнашучыларның һәммәсенә дә дипломнар, "Йолдызлык" эмблемасы төшерелгән статуэткалар, бүләкләр тапшырылды. Район данын якларга үз яшь төркемнәрендә һәм номинацияләрендә 1 урыннарны яулаган, булачак сәхнә йолдызлары барачак.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев