Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Йорт янында күл хасил булган

Яңа Иванаеводан Дмитрий Карташов редакциягә үтенеч белән мөрәҗәгать итте, суүткәргеч тишелеп, аның йорты янында күл хасил булган, инде анда бакалар да үрчи башлаган.

-Йорт янында колонка бар иде, аннан ул бетте, күрәмсең, суүткәргеч тишелгәндер, йортыбыз янына су җыела башлады, хәер, сез аны үзегез дә күрәсез - ди Дмитрий.
Чынлап та, биредә кечерәк күл хасил булган, анда рәхәтләнеп бакалар "җырлый", казлар коена. Өстәвенә урам аша салынган торбага да балчык тулган, су аннан да агып китә алмый. -Бүген иртән идәннән ике бака тоттым, - дип дәвам итте Дмитрий. - Әгәр безгә хезмәт күрсәтә торган коммуналь хезмәт (ә ул "Козлова М.И." КФХ) тагы шулай битарафлык күрсәтсә, өебезне су басачак, без ай саен су өчен вакытында түләп торабыз, югыйсә.
Редакция шушы хәлгә аңлатма бирүне үтенеп, Екатерина авыл җирлеге башлыгы Наталья Барановага мөрәҗәгать итте. -Әйе, мин бу проблеманы беләм, - дип җавап бирде ул. -Берничә мәртәбә "Козлова М.И." КФХ-ның идарәчесенә мөрәҗәгать иттем, ул судан файдаланган өчен авыл халкының 84 мең сумнан артык бурычы булуын, шушы бурычны түләми торып бу эшкә керешмәвен белдерә.
Кыскасы, хәлләр шундый. Проблеманы хәл итү, агып яткан суүткәргечне ремонтлау, суны туктату өчен коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр бригадасына 1-2 көнлек эш бар.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев