Акбүре авылында торак йорт янган
Кичә, 27 ноябрьдә, көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Акбүре авылында янгын чыккан
Янгын сүндерүчеләр килгәндә бүрәнәле йортның бөтен мәйданында ачык яну күзәтелә иде.
Янгын нәтиҗәсендә йортның түбәсе, түшәмнәре, өй бүлгеләре һәм веранда янган, мунча зыян күргән. Күрше йортлар зарар күрмәгән.
Янгын вакытында йорт хуҗасы эштә була. Янгынның сәбәбе ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев