Бүген Яңа Чишмәдә янгын чыккан
Һәлакәтләр

Бүген Яңа Чишмәдә янгын чыккан

Бүген, 17 майда, Яңа Чишмәнең Буреев урамында янгын чыккан.

9 сәгать 21 минутта янгын бүлегенә Буреев урамында гражданка С.ның  мунчасы януы турында хәбәр килгән.

 Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә янгын чыккан урынга килеп аны сүндерә башлаганнар.

 Хуҗабикәнең йорты мунчадан 4 метр ераклыкта гына булса да, янгын сүндерүчеләр утның таралуына юл куймаганнар.

Мунча тулысынча янып беткән, милек иминләштерелмәгән. Янгын вакытында кешеләр зыян күрмәгән.

Янгынның сәбәбе - мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.


Нет комментариев