Мошенниклар Яңа Чишмә районында яшәүче бер хатын – кызны алдаганнар
Һәлакәтләр

Мошенниклар Яңа Чишмә районында яшәүче бер хатын – кызны алдаганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 18 хәбәр теркәлгән, бер җинаять эше кузгатылган.

Мошенниклык

2020 елның 9 ноябрендә көндезге сәгать 1дән 2гә кадәр булган вакыт аралыгында билгесез зат «Авито» сайтында сыерлар сату турында белдерү һәм алдан түләү алу өчен банк картасы номеры урнаштырган. Чуаш Чабаксарыннан гр-ка С. бу белдерүгә ышанып мошенникка 9 мең сум акча күчергән.

ЮТҺ

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 40 шофер җаваплылыкка тартылган. Механик зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте булган.


Нет комментариев