10 февральдә Яңа Чишмә авылының Урман урамында (шәхси секторда) гараж янган.
Нәтиҗәдә, гаражның агач конструкцияләре (түбәсе), түшәм япмалары янган. Янгын вакытында гаражда булган автомобильгә зыян килгән, автомобильнең пластик детальләре һәм механизмнары эрегән. Янгынның сәбәбе - мич җиһазларының төзек булмавы. Гараж хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган. Мич җиһазларын караучысыз калдырмагыз.
Нет комментариев