Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Общество

Зәйтүнә Миргазова: «Яшьлегем чәчкәләре минем сөлгеләремдә!»

Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда бу көннәрдә авыл хатын кызлары чиккән сөлгеләр күргәзмәсе бара.

8 март уңаеннан күргәзмә оештырырга экспонатлар әзерләгәндә, музей директоры Лидия Лотфуллина «Миргазова Зәйтүнә Әгъләметдин кызының эше һәм бүләге» дип язылган  сөлгене кулына ала һәм уйга кала. «Бу сөлгегә ничә ел икән соң?»,- дигән сорау туа. Музей директоры шундый сорау куйган икән, ул һичшиксез моңа җавап табачак. 85 яшьлек авылдашы, әлеге сөлгедәге шедеврның авторы белән очрашу турында Лидия ханым газета укучыларыбыз белән дә уртаклаша:
-Таныйсыңмы бу сөлгене, Зәйтүнә апа?
«Танымыйммы соң!? Әй, кызым, ничекләр эшләнеп бетте икән бу эшләр: 14 яшемнән доярка булып колхозга эшкә чыктым. Эшемне шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып эшләгәнмен - 46 ел вакыт узып та киткән. 7 яшемдә беренче сыйныфка укырга кердем. Класс җитәкчебез Әхмәд абый иде. Сугыш арты бит. 7 класстан соң колхозга сыер саварга киттем. Ферма мөдире Биктимиров Хамит абый: «Әй, сеңелем, бу кеп-кечкенә кулларың белән ничекләр эшләрсең икән», - диде. Ул вакытларда бит аякта чабата инде. Көз көне күтәртмәле чабатаны Касыймов Мингариф абый үреп бирә иде. Фермага эшкә килгәч кирза итек бирделәр, үзе авыр, аякка каты бит әле ул, өстерәп шуны эшкә шатланып киеп йөрдем. Башкасы юк бит аның. Эшли башлаганда фермалар авыл кизләве буенда, сыерлар читән араннарда иде.  Бибигалимә, Зөһрә, Зөләйха апалар белән эшләдем. Зирекле буенда эшләгәндә җәй көне сауган сөтне әчемәсен дип, баштан Тәни бабай кизләвенә куеп торып, аннары үзебез кул сепараторында аертып, каймакны, майны хөкүмәткә озата идек».
Аннары ферманы атлар абзарына күчерәләр, яшь бозауларны өйләренә алып кайтып тәрбиялиләр, ә аннан соң башка бозау караучыларга тапшыралар. 
«Без бит элек сыерларны урамга чыгарып, сыртларын да үзебез кыра идек. Фуражны да капчыклап күтәреп салдык. Хәзерге хезмәт күпкә җиңелрәк инде». 
Пенсиягә чыккач та 6 ел эшкә йөри Зәйтүнә апа. Ул вакытта фермада эшләүче коммунист хатын-кызлар икәү генә була: Зәйтүнә Миргазова һәм Гөлмурый Мотыйгуллина. Зәйтүнә апа берничә мәртәбә Яңа Чишмә партия оешмасы конференцияләренә делегат булып сайлана, Казанга да алдынгы сыер савучылар җыелышына бара. 
«Кичләрен яшь кызлар белән «Аулак өйләр»дә җыелышып үзебезгә бирнәгә дип, бу сөлгеләрне чиктек, йонны үзебез эрләп, оекбашларны да үзебез  бәйләдек. Уеннар, күңел ачулар, шул яшь чакта гына инде. Авырлыгы да, хәерчелеге дә сизелмәде, күңелле дә, рәхәт тә иде. Менә шунда Миргазов Рафаил Камил улы белән таныштым. Берникадәр вакыттан соң  гаилә кордык. Улларыбыз Фәнис һәм Фәрит туды. Бәхетле тормышыбыз 9 ел гына дәвам итте шул: 1978 елда Рафаил трактор белән урманга утынга киткән җиреннән әйләнеп кайтмады. Мин ике  балам белән ялгыз калдым, ул чакта берсенә 2 яшь, икенчесе 7 айлык иде, иремнең әти-әнисенә зур рәхмәт, авыр минутларда мине ташламадылар». 
Хатын-кыз - әкияттәге кош кебек, ул кайгыдан яна, әмма балалары хакына яшәвен дәвам итә. Кайгы агач башыннан йөрми, диләр.  Аяз көнне яшен суккандай, беркөн Зәйтүнә апаның төзәлә башлаган төсле тоелган йөрәк яраларын кабат яңарта - 42 яшьлек олы улы Фәнисне югалта...Тормышта никадәр авырлыклар күрсә дә, сынмыйча-сыгылмыйча яшәвен дәвам итә. Барлык уңайлыклары булган җылы өе, 3 оныгы бар.   
8 март көненә багышланган әниләр очрашуында без, музей хезмәткәрләре, кунакларыбызга ихлас сүзләр белән мөрәҗәгать иттек.
-Ак яулыклы татар әбиләре. Сез барысын да күрдегез: яхшысын да, яманын да. Ләкин сез барыбер татар әбиләре булып калдыгыз. Ак яулыгыгызны башыгыздан салмадыгыз. Ә иң мөһиме - Сезнең Аллаһы тәгаләгә ышанычыгыз саф булып сакланды. Тәсбих тартып, илнең иминлеген, балаларыгызның саулыгын теләп намаз укыйсыз. Теләкләрегез кабул булсын, исән-сау гына булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев