“Аеклык бәйрәме“
Мәгариф

“Аеклык бәйрәме“

Сентябрь урталарында район мәктәпләрендә "Аеклык бәйрәме" акциясе кысаларында оештырылган чаралар: күңелле ярышлар, видеороликлар күрсәтү, класс сәгатьләре узды. Аларның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту.

Укучылар Рәсәйдә аеклык бәйрәме килеп чыгуның тарихын белделәр, тарихи викторина һәм мәкальләр бәйгесе уздырдылар. Бәйрәмнең төп идеясе - укучыларга алкогольдә "Бәхет тә, шатлык та булмавын", сәламәт кешенең матур булуын төшендерү.
"SаМостоятельные дети" проектында катнашучылар "Без сәламәт Россия яклы" республика акциясе үткәрделәр. Алар "Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы", "Уңышка ирешүеңнең сере: 100% аек булу!" дип аталган буклетлар тараттылар.

Нет комментариев