Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Егетләргә уңыш елмайган

30 мартта Казанда 78 нче номерлы урта мәктәп базасында ТР укучылары арасында гади авиамодельләр буенча шәхси-команда ярышлары булып узган. Ярышларны башлап җибәрүче - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, оештыручысы - мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәге.

Анда "Школа после уроков 2013" проектын тормышка ашыру кысаларында уку елы башыннан республиканың база мәйданнарында ачылган берләшмәләрдән 114 укучы катнашкан. Бу ТРның 21 муниципаль берәмлегендәге 29 белем бирү учреждениесеннән 50 команда. Ярышларда 3 кубок, 3 комплект диплом һәм медальләр тапшырылган. Безнең районнан БИҮдән Сергей Насейкин, Антон Шкурихин һәм Данила Малолетковлар булган. Әлеге егетләр өстәмә белем бирү педагогы Максим Сальцин җитәкчелегендә авиамодемум белән икенче ел шөгыльләнәләр.
БИҮ укучысы шәхси исәптә "Стандарт авиамодель" номинациясендә өченче урын алган, ә команда исәбендә егетләребез призлы өченче урынга лаек булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X