хушлашу көне дә җитте
25 майда районның гомумбелем бирү учреждениеләрендә унберенче сыйныфны тәмамлаучы 108 һәм тугызынчы сыйныфны бетерүче икейөзләп укучының яртысы өчен соңгы кыңгырау шалтырады.
Яңа Чишмә гимназиясендә 26 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңы ишетелде. Мәктәп тәмамлап зур тормышка аяк басулары белән аларны район хакимияте вәкиле Ришат Билалов, РМБ начальнигы Александр Еронтьев, ТР фән һәм мәгариф министрлыгыннан килгән Азат Габитов һәм Казан авиация институты вәкиле Виктор Белош котлады.
Гимназия директоры Татьяна Сырова быелгы чыгарылыш сыйныфы активлыгы, белемгә омтылышы белән аерылып тора, алар арасында "Перспектива" конкурсында һәм башка бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулаучылар да күп, диде. Укудагы уңышлары, спорттагы казанышлары өчен гимназиячеләр - 5-11 сыйныфтан байтак кына укучы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева яшь спортчыларны грамоталар белән бүләкләде.
Грамоталар белән бүләкләнүче укучылар саны елдан-ел арта, - дип билгеләп үтте Республиканың мәгълүматый-методик үзәге директоры Азат Габитов,- белем сыйфаты да арта. Биредә педагог-остазлар һәм директорның да хезмәте зур. Гимназия директорын, 6 укытучыны, 20дән артык 9 һәм 11 сыйныф укучысын ул грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләде. Мәктәп тәмамлаучыларга бүләк итеп ул үзе белән музыкант-саксофончы алып килгән. 1971 елны әлеге мәктәпне тәмамлаган Евгений Дунаев бик шәп бүләк ясады - ул танылган рәссамчыларның 30дан артык репродукциясен алып кайткан.
2013 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары гимназия коллективына, әти-әниләренә рәхмәт белдерделәр, беренче укытучыларына чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, үзләре дә матур теләкләр, үгет-нәсыйхәт ишеттеләр. Аннан мәктәп тәмамлаучыларның традицион җырлары яңгырады. Унынчы сыйныф кызлары һәм Гөлназ Насыйрова музыкаль котлау ирештерделәр. Хушлашканда укучылар дәртләнеп киттеләр. Икенче чыгышлары тагы да үзгәрәк булды: мәктәп йортының уртасына автобус белән кереп, заманча бию башкардылар. Аннан соңгы кыңгырау чыңлады һәм мәктәп йортыннан алар бәхетле һәм ямансу елмаеп чыгып киттеләр.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев