Мәгариф
Кечкенәләр музейда
-15 июльдә халык иҗаты һәм көнкүреше музеена "олы кунаклар" - Зирекле авылының "Йолдыз" балалар бакчасына йөрүче кечкенә төркем балалары килде, - дип хәбәр итте редакциягә музей директоры Мидхәт Газыймов.
-Алар өчен "Авыл өендә ниләр бар?" дип аталган темага экскурсия үткәрелде. Балаларның меңләгән сорауларына җавапларны биреп кенә өлгер! Балалар мондагы әйберләрне кулларына алып: "Бу нәрсә? Каян алдыгыз? Ул нишләп монда?" - дигән сорауларны яудырдылар. Аларга элеккеге бала коляскасы һәм ике тәгәрмәчле бала арбасы аеруча ошады, әле шуларга утырып фотога да төштеләр.
Соңыннан балалар Әлмәттә яшәүче, тумышы белән Зирекледән булган ТР-ның атказанган энергетигы Самат Камалов бүләк иткән тәм-томнар алдылар, хатыны Нурия белән бергә ул да кечкенә оныкларын тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев