Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күңелле каникул җитте

Ямьле җәй җитте, һәрвакыттагыча районда балаларның ялын күңелле итеп үткәрү планлаштырыла.

1 июньнән 340 бала өч атна дәвамында 14 мәктәп яны лагерында ял итәчәк (ата-аналар түләве - 413 сум 60 тиен). 6 хезмәт һәм ял лагерына 100 бала барачак, алар территорияләрне төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкләр, мәктәп яны участокларында эшләячәкләр һәм ял да итәчәкләр. Бу лагерьларга аз тәэмин ителгән гаилә балалары (49), ПДН һәм БДН-да исәптә торучылар (2), ятим балалар (4) һәм инвалид балалар (1) барачак.
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә - лагерьларда 376 бала ял итәчәк. 23 июньнән КДН һәм ПДН да исәптә торган яки авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен палаткалардан торган махсус "Йолдызлы десант" лагеры эшли башлый. Өч сменада биредә 150 үсмер ял итәчәк, шуның 55-се безнең районнан, 95-е Татарстан районнарыннан һәм якын-тирә шәһәрләрдән. Көн аша "Олимп" УСЗ-на, "Жемчужина" бассейнына бару һәм Зирекле музеена сәяхәт кылу балаларны начар фикерләрдән һәм гамәлләрдән арындырачак. Ял итүнең һәр көне аерым тематикага корылган: "Сәламәтлек көне", "Турист көне", "Гаилә көне", "Көлке көне" һ.б., төрле тренинглар, лекцияләр уздыру каралган.
27 июньнән "Факел" сәламәтләндерү лагеры ачыла. Ике сменада биредә 145 бала ял итәчәк, шул исәптән туксаны бюджет тармагында эшләүче ата-аналар балалары, 55-се төрле ярышларда, олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңгән һәм призлы урыннар яулаган сәләтле балалар. Аларны мавыктыргыч чаралар: турнирлар, конкурслар, экскурсияләр, спорт ярышлары, танып-белү - күңел ачу программасы көтә. Хәрби-патриотик уеннар белән "Аҗаган" сәламәтләндерү лагеры (палаткалардан торган) сменасы 7 көн дәвам итәчәк, биредә 21 яшүсмер ял итәчәк.
БЯСМ, "Аҗаган" яшүсмерләр клубы, "Жемчужина" йөзү бассейнында каникуллар чорына чаралар планы төзелгән. Йорт яннарында балалар мәйданчыклары да эшләячәк. "Кайгырту" ХСХКҮ барыннан да бигрәк югары хәвеф төркеменә керүче балалар арасында эш алып бара. Аның хезмәткәрләре, үткән елдагыча, Яңа Иванаево, Екатериновка, Горшково, Новопоселенная Лебедка авылларында уеннар, тренинглар, әңгәмәләр, күңелле занятиеләр белән күчмә балалар мәйданчыклары оештыралар. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан күп балалы, аз тәэмин ителгән яки авыр тормыш хәленә юлыккан гаилә балалары өчен 66 юллама бүлеп биреләчәк: сәламәтләндерү лагерьларына - 34, санаторийга - 32 ("Раздолье", "Звездный десант" һ.б.). ХСХКҮ белгечләре "Арттерапия", "Неболейки", "Ребенок в безопасном мире" дип аталган буклетлар таратып, төркемле дәресләр циклы үткәрәчәк.
Мәшгульлек үзәге җәйге вакытларда яшүсмерләрне эшкә урнаштыру буенча (ел саен алып барыла торган) эш алып барачак. Июньдә шэ Скокова, "Аҗаган" яшүсмерләр клубы, "Садыйков" КФХ, "Шешмадорстрой" ҖЧҖ белән килешү төзү планлаштырылган. 2014 елда Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылган 27 балигъ булмаган балага тулаем күләме 34,4 мең сумлык матди ярдәм түләү көтелә.
Авыл клублары, китапханәләр, Яңа Чишмәдәге крайны өйрәнү музее җәй буена зур мәдәни программа планлаштырганнар. Болар: балалар мәйданчыкларында уен программалары, кинобәйрәмнәр, диско-кичәләр, әдәби уеннар һәм башка төрле темалар буенча танып белү - күңел ачу чаралары. Белдерүләрне күзәтеп барыгыз - җәйге каникул мәдәни планда элеккегеләреннән дә кызыклырак һәм бай эчтәлекле булырга тиеш.
Ольга ИВАНОВА
әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев