"Татарстан Республикасында" электрон белем бирү" проекты кысаларында безнең районда барлык укытучылар да персональ ноутбуклар алдылар, барлык мәктәпләр дә Интернетка тоташтырылды, алардагы иске компьютерлар яңаларына алыштырылды, шулай ук Wi-Fi технологиясе буенча Интернет челтәренә чыбыксыз тоташу нокталары урнаштырылды. Хәзер һәр укытучы үзе өчен уңайлы вакытта Интернет челтәрендә эшләү мөмкинлегенә ия. Интернет-битнең эчтәлеге...
"Татарстан Республикасында" электрон белем бирү" проекты кысаларында безнең районда барлык укытучылар да персональ ноутбуклар алдылар, барлык мәктәпләр дә Интернетка тоташтырылды, алардагы иске компьютерлар яңаларына алыштырылды, шулай ук Wi-Fi технологиясе буенча Интернет челтәренә чыбыксыз тоташу нокталары урнаштырылды. Хәзер һәр укытучы үзе өчен уңайлы вакытта Интернет челтәрендә эшләү мөмкинлегенә ия. Интернет-битнең эчтәлеге Мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгы серверларында җентекләп чистартыла, димәк укучылар Интернетның ярамаган йогынтысыннан азат ителә.
"ТРда Электрон белем бирү" системасын эшкә җигү укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре арасында интернет-бергәлек булдыра. Мәктәпләрдә "электрон көндәлек" һәм "электрон журналлар" системасы кертелә. "Электрон журнал" системасы укытучыга компьютер ярдәмендә билге кую мөмкинлеге бирә. Бу билгеләр автомат рәвештә укучының "электрон көндәлеге"нә кертелә, ә әти-әниләр яңа билге турында SMS - хәбәрләр алалар. Балагызның көндәлеген карарга теләсәгез, Сезгә "Электрон белем бирү" системасында http: \\edu.tatar.ru адресы буенча, логин һәм парольдән файдаланып (сыйныф җитәкчесеннән алган) шәхси кабинетка керергә кирәк.Баласының билгеләре белән SMS - хәбәрләр алу өчен әти-әниләр кәрәзле телефон номерларын күрсәтә алалар. Әйтергә кирәк, "Электрон белем бирү" системасы, шул исәптән SMS -рассылка хезмәтләре, бушлай.
Нет комментариев