Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпне белешмә белән

Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 187 укучы ОГЭ (ДИА) тапшырды һәм нәтиҗәләр үткән елдагыдан бераз начаррак. Рус теленнән уртача балл үткән елдагыдан ярты баллга түбән диярлек - 3,8. 7 мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен 4-4,3 билгеләренә, 9 мәктәптә 3,7-3,2 гә чаклы күрсәттеләр. 47 укучы фәнне бишлегә белә, "2"ле...

Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 187 укучы ОГЭ (ДИА) тапшырды һәм нәтиҗәләр үткән елдагыдан бераз начаррак.
Рус теленнән уртача балл үткән елдагыдан ярты баллга түбән диярлек - 3,8. 7 мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен 4-4,3 билгеләренә, 9 мәктәптә 3,7-3,2 гә чаклы күрсәттеләр. 47 укучы фәнне бишлегә белә, "2"ле билгесе - 5 укучыда.
Математика буенча уртача балл белән дә шундый ук күренеш (үткән елдагыдан 0,48 баллга түбән). Иң югары уртача балл (3,8) Әдәмсә, Волчья мәктәпләре һәм Зирекле лицее укучыларында.
11 кеше "5"ле билгесе алган. Беренче тапкыр төп имтиханда 60 укучы түбән чикне уза алмаган, бу укучыларның 32%н тәшкил итә. Аларның 54-е кабат имтихан тапшыруга кертелә, калган бишесен ДИК имтиханга кертми, ягъни алар ике мәҗбүри фәннән дә "канәгатьләнмәслек" билгесе алганнар (бер укучы кыз бала җитди сәбәп белән кертелми). Кабат тапшыргач та биш бала кабат "канәгатьләнмәслек" билгесе алган.
Нәтиҗәдә 11 укучы төп мәктәпне белешмә белән тәмамлаган (бишәү ике фәннән икеле, бишәү - математикадан кабат шул ук билге алган, берәү - җитди сәбәп белән). ДИК карары белән икелегә тапшыручыларга август аенда имтиханны кабат тапшыру хокукы бирелә.
Зирекле лицееннан тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 5 укучы химия фәненнән (уртача билге - 4,2 балл), Яңа Чишмә гимназиясеннән 12 укучы җәмгыять белеменнән (уртача билге - 3,7 балл) имтихан тапшырган, шуларның берсе икеле алган. Зирекле лицееннан 2 шәр укучы физика һәм биологиядән имтихан тоткан. Уртача билгеләр: биология - 4 (узган елдагыдан 0,5 баллга югары) һәм физика -3,5 (0,25 кә югары).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев