Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Осталар үсә

Яңа Чишмә гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Михаил Милютин "Мин - оста!" республика конкурсында иң әйбәт күргәзмә тәкъдир итү номинациясендә җиңүче булды. Роеспублика балалар техник иҗаты Фестивале кысаларында үткән конкурсның финалы 2014 елның 25 гыйнварында узды.

Технология кабинеты алган һәр мәктәп (гимназия аны 2012 елда алды) конкурска куелган җиһазларда ясалган әйберләрдән күргәзмә тәкъдим итте. Конкурста Балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагогы Александр Хорьков (Яңа Чишмә гимназиясе базасында "Авиамоделирование" техник юнәлешендә түгәрәк алып бара) һәм гимназиядә укучы Михаил Милютин (конкурска ул чәчкеч һәм шушы машинаны ясау проекты тәкъдим итте) катнашты.
Конкурста катнашучы һәркем теоретик белемнәрен, техника куркынычсызлыгы буенча белемнәрен, гамәли эшен күрсәтте, җиһазларның мөмкинлегеннән файдалану буенча тәкъдир итү үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев