Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

1 мартта Шахмай авылы музеенда Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе премьерасының 80 еллыгын билгеләп үттеләр

Музей шагыйрь һәм драматург Мирхәйдәр Фәйзи - аның абыйсы исемен йөртә.

Җәүдәт Фәйзи музыкаль комедия жанрына нигез салучы. Ул - абыйсы Мирхәйдәр Фәйзи башлаган эшнең лаеклы дәвамчысы. Җ.Фәйзи татар музыкасына мәхәббәтне абыйсы Мирхәйдәр Фәйзи аша үз иткән. Җәүдәт Фәйзи, Мирхәйдәр Фәйзи иҗат иткән татар музыкаль драмасы жанрын яңа дәрәҗәгә күтәреп, аның лаеклы укучысына әверелгән. Һәм бу жанрның беренче үрнәге булып «Башмагым» комедиясе тора.

1 мартта «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалына әлеге музыкаль комедиянең 80 еллыгына багышланган чарага Шахмай урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучыларын чакырганнар. Бу хакта редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова хәбәр итте.

Чара Җәүдәт Фәйзинең үлемсез музыкаль комедиясе фрагменты белән башланып киткән. «Башмагым» комедиясе М. Җәлил исемендәге татар  дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә байтак еллар буена берничә мәртәбә куелып килгән әсәрләрнең берсе булып тора. Күп еллар дәвамында ул илебезнең театр сәхнәләрендә, элеккеге СССР, Польша илләре театрларында куела. Чарада Гөлүсә Баһаветдинова балаларны Җәүдәт Фәйзи тормышы һәм иҗатының кызыклы фактлары белән таныштырган, Җәүдәт Фәйзинең гаилә архивыннан, төрле басмаларда дөнья күргән мәкаләләрнең күргәзмәсе белән таныштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев