Гадәттәгечә ул фестиваль лауреатлары һәм җиңүчеләре катнашындагы гала-концерт белән тәмамланган.
«Дүрт сәгать дәвамында күрсәтелгән дәртле җырлардан башлап, акробатик күнегүләрне үз эченә алган, катлаулы сайлап алу этапларын узган концерт номерларын бөтен республика балалары тәкъдим итте, - дип сөйли безгә «Аҗаган» яшүсмерләр клубы директоры Ирина Банцырева.
- Күз алдыбызда яңа йолдызлар кабынганда, без, әлбәттә, дулкынланабыз.
Безнең районда да инде ничә ел рәттән үзебезнең йолдызчыклар кабына.
Бу - өченче урынга лаек булган «Шешминка» хореография ансамбленең «Солнечное сияние» төркеме. Җитәкчеләре - Светлана Пьянзина, Валентина Ерохина һәм Ксения Никитина».





Нет комментариев