28 майда Лаеш районының Никольское авылында XXX «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивале узган
Мәдәният һәм сәнгать

28 майда Лаеш районының Никольское авылында XXX «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивале узган

2003 елдан Татарстан Республикасы Президенты указы буенча Каравон бәйрәме дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә керә һәм ел саен Лаеш районының Никольское авылында шул ук исемдәге рус фольклоры республика фестивале белән бергә үткәрелә (фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы патронажы астында 1993 елдан бирле үткәрелә).

 Әлеге фестивальдә Яңа Чишмә районын дүрт коллектив тәкъдим иткән, болар: «Шешминские зори», «Архангельская краса» (җитәкчесе - Н. Таротина), Черемухово АМЙның «Рябинушка» фольклор коллективы (җитәкчесе - В.Коновалова), Ленино мәдәният йортының «Рябинушка» вокаль коллективы (җитәкчесе - Е.Кондеева).


Нет комментариев