Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Җәй белән көз чиге — Питрау җитте

11 июльдә Ленино авылында 11нче мәртәбә зур бәйрәм узды

Керәшен татарлары Питраудан соң, җәй белән саубуллашсаң да була, чөнки кошлар сайраудан туктый, кәккүк тавышын да киләсе елга кадәр ишетмәячәксең, ә үләннәрнең шифасы яфрактан тамырга күчә, дигән фикердә.

Бәйрәмне Изге бөек шәһит Димитрий Солунский исемендәге храм настоятеле Сергий атакай ачты. Ул 12 июльдә билгеләп үтелә торган изгеләр Петр һәм Павелга багышланган православие бәйрәме турында сөйләде. 


Питрау ел саен Ленинода Авыл көне белән бергә үткәрелә. Җыелган халыкны шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова, авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина, Яңа Чишмә бүлекчәсе керәшеннәр иҗтимагый оешмасы активисты Әдәмсәдән Михаил Борисов җылы котладылар.

Активистларны, Ленино юбилярларын хөрмәтләү авылны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен район башкарма комитеты җитәкчесеннән Валерий Сапаревка Рәхмәт хаты тапшырудан башланды. Җирлек башкарма комитеты Валерийга триммер бүләк итте. Быел 45 еллыгын билгеләп үтүче гаилә юбилярлары Любовь һәм Николай Демидовлар, Наталья һәм Георгий Карасевлар да бүләкләр алдылар. 90 яшьлек юбилеена Наталья Майоровага бүләк тапшырдылар, юбилеен ул августта билгеләп үтәчәк. Чиркәүгә актив йөрүче Анна Феоктистова гомере буе сыер савучы булып эшләгән. Быел аңа 70 яшь тулды. Авылның иҗтимагый тормышында актив катнашучы Алексей Демидов һәм Сергей Карасевка 65 һәм 60 яшь тула. Пенсионер Алексей Дмитриевич шулай ук мәдәни тормыш активисты. Күп бала әтисе Сергей Карасев озак еллар «Архангельское «КФХ» ҖЧҖендә ферма мөдире булып эшли. Аның бер улы — хәрби, Сирия, Абхазияне узган, беренчеләрдән булып СВОда катнашкан, яраланган, хәзер Мурманск шәһәре хәрби комиссариатында эшли. Авылның актив волонтеры, якташларыбызга ярдәм итүче — Евгения Лаврова, аңа Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырылды. Юбилярны — Ленино мәдәният йорты мөдире Галина Шишкинаны котладылар. Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыклар — Ирина Сидорова һәм Дмитрий Макаровка, СВОда булган Николай Темниковка бүләкләр тапшырдылар, аның ялга кайткан вакыты. 

Түбән Кама районы Үрәтмә бистәсеннән һәм Троицкий авылыннан вокаль фольклор коллективлары, Благодатное авылыннан Александр Борзов чыгышлары да бизәде бәйрәмне. Районның «Архангельская краса», «Шешминские зори», күрше Тубылгытауның «Ак калфак», Ленингоның «Околица», «Сурекэ» һәм «Родничок» балалар ансамбле һәрвакыттагыча искиткеч чыгыш ясады. 

Благодатное бистә-сеннән килгән кунаклар Валентина һәм Александр Вилковлар агачка уеп ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Традиция буенча балалар һәм өлкәннәр өчен төрле күңел ачулар һәм конкурслар оештырылды: «Иң яхшы такыя», «Иң яхшы мунча себеркесе», «Призны кисегез», «Бүрәнә кис», «Ераклыкка гер ташлагыз», тачкаларда гаилә эстафетасы, таяк тартышу, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кул көрәштерү, балалар батуты. Халык барысында да актив катнашты. Сый-нигмәтсез нинди бәйрәм инде ул? Бу көн өчен бик күп пылау әзерләгәннәр, бәлешләр пешергәннәр. Табын артында бар да ашадылар, тәм-томнар белән чәй эчтеләр. Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен авыл җирлеге башкарма комитеты иганәчеләргә: район хакимиятенә, Ленино авыл җирлеге эшмәкәрләренә, «ЧистайАгро» ҖЧҖенә рәхмәтен җиткерә. 

Олга Иванова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев