"Хатын кызның язмышы - язылмаган законнар",-дигән иде Туфан ага Миңнуллин. Чыннан да шулай бит. Татар хатын-кызы гомер-гомергә гаилә учагын саклаучы булып саналган. Ул башка милләт хатын-кызларыннан сабырлыгы, күндәмлеге белән аерылып торган. Элек җәмгыятьтә аның дәрәҗәсе дә, тоткан урыны да әллә ни югары булмаган, ирләр белән идарә эшләрендә катнашмаган. Хатын-кызның төп...
Без моны бүген дә бик яхшы аңлыйбыз, хатын-кызларыбызның милләтне саклап калуда, телне, динне өйрәтүдә төп терәгебез икәнен беләбез. Шуны истә тотып, Республикабыз җитәкчелеге дә хатын-кыз оешмаларының эшчәнлеген җәелдереп җибәрде. Әле күптән түгел генә, 15-17 нче май көннәрендә Казан шәһәрендә II Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының форумы булып узды. Форумга 19 илдән делегация килгән иде.
Уйлап, зур әзерлек белән оештырылган чара бик эшлекле узды. Билгеләнгән ике көн бик тыгыз үтте. Беренче көнне Казан шәһәренең татар гимназияләренә экскурсия, татар телендә аралашучы балалар белән сөйләшү, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиядә музейда, Казан Кремле буенча экскурсиядә булу, кичен Г. Камал исемендәге ТДА га барып, Р. Зәйдулланың "Үлеп яратты" спектаклен карау искиткеч тәэсирләр калдырды. Икенче көнне Г. Камал исемендәге ТДА театрында халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар күргәзмәсендә булып, милли киемнәребез, татар халык ашлары белән таныштык. Көннең икенче яртысында форумның пленар утырышы узды. Утырышта Татарстан җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин, "Ак калфак" җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова, күренекле хатын-кызларыбыз Фәүзия Бәйрамова һ.б чыгыш ясады. Алар форумның төп максаты бөтен дөньяга сибелгән татар хатын-кызларын бергә туплау, татар милләтен, телен, динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу икәнлеген ассызыкладылар. Милләтнең төп сакчысы инсафлы, динле хатын-кыз икәнлеге турында сөйләделәр. Кичен "Сөембикә" журналының 100 еллыгына багышланган тантаналы кичә булды. Татар артистлары чыгышы, хатын-кыз шагыйрәләрнең шигырьләрен уку белән үрелеп барды ул чара.
Бу чарада Яңа Чишмә районындагы "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе буларак миңа да катнашырга туры килде. Мин бу чарадан, чит төбәкләрдән килгән татарлар белән очрашу, аралашу хисеннән тәэсирләнеп кайттым. Читтә яшәп тә, татар халкы дип янып яшәүче, татар телендә иркен аралашучы, дин тотучы милләттәшләремә сокландым. Күңелемдә татарлыгым, ана булуым белән горурлану хисе туды. Киләчәктә дә милләтебез бердәм булып озак яшәсен, ак калфакларга "тап төшерми яшисе" иде.
Илсөяр ДӘҮЛӘТШИНА,
Чаллы Башы мәдәният йорты җитәкчесе
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев