"Ак калфак"  җәмгыяте  Кукмарада  утырышта
Мәдәният һәм сәнгать

"Ак калфак" җәмгыяте Кукмарада утырышта

11 сентябрь көнне Яңа Чишмә районының "Ак калфак" татар хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина Эшче һөнәрләр елына багышланган "Оста кулда һөнәр бар" дип исемләнгән әлеге республика иҗтимагый оешмасының Кукмара шәһәрендә узган күчмә утырышында катнашты.


- Кукмара районы элек-электән осталарның ватаны буларак дан тота. Бу төбәктә шәл бәйләүчеләр, киез итек басучылар һәм Кукмара табалары җитештерүчеләр күп. Күргәзмәдә без аларның эшләре белән таныштык, мастер-класслар карадык, пленар утырышта киләчәккә планнар билгеләдек, - дип хәбәр итте ул редакциягә.

 


Нет комментариев