Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Аларның исемнәрен онытмыйк

Су­гыш­та һә­лак бу­лу­чы­лар­ның гы­на тү­гел, ә ты­ныч ва­кыт­та ба­кый­лык­ка күч­кән Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­на­шу­чы­лар­ның исем­нә­рен мәң­ге­ләш­те­рү, шу­лай ук бү­ген­ге­се көн­дә исән-сау бул­ган су­гыш ве­те­ран­на­ры­на һәм тыл хез­мәт­чән­нә­ре­нә ла­ек­лы тор­мыш тәэ­мин итү - авыр су­гыш ел­ла­рын­да алар та­ра­фын­нан яу­лап алын­ган тор­мыш рә­хәт­лек­лә­рен­нән фай­да­ла­ну­чы­лар­ның - без­нең ба­ры­быз­ның да алар ал­дын­да­гы бу­ры­чы.

Җи­ңү­нең 70 ел­лы­гын бәй­рәм итү­гә әзер­лә­нү һәм үт­кә­рү бу­ен­ча оеш­ты­ру ко­ми­те­ты уты­ры­шын­да сүз нәкъ ме­нә шул хак­та бар­ды.

Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов Җи­ңү яу­лап кай­ту­чы­лар­ның һәм ты­ныч ел­лар­да ва­фат бу­лу­чы - су­гыш­та кат­на­шу­чы­лар­ның исем­нә­рен ме­мо­ри­аль так­та­лар­да мәң­ге­ләш­те­рер­гә тәкъ­дим ит­те.

Уты­рыш­та Җи­ңү­нең 70 ел­лы­гы ал­дын­нан план­лы ча­ра­лар­ны үтәү­дә эш­ләя­чәк фонд бул­ды­ру ту­рын­да сөй­лән­де.

Со­ци­аль як­лау бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Әл­фи­рә Гай­фет­ди­но­ва Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­на­шу­чы­лар­га һәм ин­ва­лид­лар­га со­ци­аль яр­дәм ча­ра­ла­ры күр­сә­тү һәм оеш­ты­ру ко­ми­те­ты­ның алар­га бер­ке­тел­гән әгъ­за­лар­ның өй­лә­ре­нә ба­ру­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­де. Яңа Чиш­мә РҮХ баш та­би­бы урын­ба­са­ры Рә­фис Ва­фин - Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ран­на­ры­на ме­ди­ци­на хез­мә­те күр­сә­тү, пен­сия фон­ды бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ли­лия Хи­ра­җе­ва пен­сия бе­лән тәэ­мин итү ту­рын­да сөй­лә­де.

Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ин­ва­лид­ла­ры һәм су­гыш­та кат­на­шу­чы­лар ара­сын­да "Ти­мур­чы­лар хә­рә­кә­те" һәм бер тап­кыр яр­дәм күр­сә­тү бу­ен­ча во­лон­тер­лык эш­лә­ре алып ба­ру, мә­дә­ни-агар­ту эш­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­де­ләр. Хәр­би ко­мис­сар Анд­рей Пи­чуш­кин Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­наш­кан­нар­ның исем­нә­рен тор­гы­зу бу­ен­ча ар­хив мәгъ­лү­мат­ла­ры бе­лән эш­ләү­дә му­зей эш­чән­ле­ге­нең уңай тен­ден­ци­я­лә­рен бил­ге­ләп үтте.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев