Архангел Бистәсе мәдәният йортында Пушкин картасы буенча «Осталар ярминкәсе» дигән мастер-класс үткәрелгән
Мәдәният һәм сәнгать

Архангел Бистәсе мәдәният йортында Пушкин картасы буенча «Осталар ярминкәсе» дигән мастер-класс үткәрелгән

Чара укучыларны заманча һәм борынгы һөнәрләр белән кызыксындыру максатыннан оештырылган.

Балаларны төрле эшләнмәләр ясау технологиясе белән таныштырганнар, ә аннан соң  куна такталарын, гипс сыннарын бизәүдә, йон эрләүдә үз фантазияләрен күрсәтергә дә тәкъдим иткәннәр. 
Мондый мастер-класслар яшүсмерләргә смартфоннан читләшеп торырга ярдәм итә, фантазияне, пөхтәлекне, максатчанлыкны үстерә. Алар ясаган эшләнмәләр тиздән интерьерны бизәүдә үз урынын табачак, Гашыйклар көненә, 23 февраль, 8 март, дуслар һәм әти-әниләр өчен бүләк сыйфатында кулланылачак.


Нет комментариев