Архангел Бистәсендә «Май чабу» бәйрәме булып узган
Мәдәният һәм сәнгать

Архангел Бистәсендә «Май чабу» бәйрәме булып узган

Архангел Бистәсендә Май чабу атнасының ничек узуы турында безгә Архангел АМЙ мөдире Наталья Таротина сөйләде.

-Май чабу - Россиядә яратып билгеләп үтелүче иң күңелле бәйрәмнәрнең берседер. Май чабуны берничә көн бәйрәм итәләр һәм ул көннәрнең үз исемнәре дә бар:

Беренче көн - яшүсмерләр очрашуы. Бу көнне «Кайда коймак, шунда без» дигән уен сәгате оештырылды.

Икенче көн - уен-көлке көне.

 Өченче көн - тәмлетамаклар көне. Бу көнне «Дуслар даирәсендә» аралашу клубында катнашучылар «Май чабуның гореф-гадәтләре, йолалары» дип исемләнгән фольклор утырышлар оештырдылар, балачактагы кызыклы уеннарны, җырларны искә төшерделәр, коймак рецептлары белән уртаклаштылар.  

Архангел Бистәсендә Май чабу атнасы дәвам итә.

 


Нет комментариев