Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Балалар сәнгать мәктәбендә җылы очрашу

12 майда Балалар сәнгать мәктәбенең уңайлы концертлар залында Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музееның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов белән җылы очрашу үтте.

Очрашу ТАССР-ның 100 еллыгына багышланып, "Татарстан Республикасының тууы" дигән баш астында узды.
Мәртәбәле кунак белән очрашуга концерт залына укытучылар, музыка, хореография һәм сәнгать бүлекләрендә укучылар җыелды.
Үзе әйткәнчә, музей-бабай очрашуда катнашучыларга республикабызның оешуы, башта волостьлар һәм өязләр, кантоннар, аннан районнар оешуы турында сөйләде. Матур итеп бизәлгән стендта бүләкләр үрнәген: значоклар, орденнар, медальләр, шул исәптән шәхси бүләкләр (тамашачыларны кызыксынуын җәлеп иткән) күрсәтте.
Мидхәт Гариф улы балалар сәнгать мәктәбенә искиткеч яхшы китаплар бүләк итте: үзе тарафыннан нәшер ителгән "Сезнең исемнәрегез безнең йөрәкләрдә", "Зиреклем зирекләре" дип аталган китаплар; СССР ның халык рәссамы, академик Харис Якуповның Бөек Ватан сугышына багышланган картиналары һәм рәсемнәр альбомы; "Тормыш чоңгыллары" һәм "Туган як белән илһамланучылар" шигырьләр җыентыгы; "Татарстан Республикасы байлыклары" дип аталган зиннәтле һәм иллюстрацияле китап, монда музейчыларның байтак буыны вәкилләре тарафыннан җыелган һәм сакланган дөньякүләм мәдәни мирасның бер өлеше тәкъдим ителгән. Әлеге бик матур альбом, һичшиксез, Татарстан Республикасы Милли музееның мәдәни хәзинәләре белән таныш булган кешеләр санын арттырачак.
Музей- бабайга каршы бүләк йөзеннән укучылар чыгышы булды: аерым башкаручылар классыннан - Рамазанова Алсу "Идел буе" дип аталган борынгы татар җырын башкарды, фортепиано классыннан Былинкина Наталья башкаруында композитор Веснякның "Соната"сы яңгырады.
Бу очрашу педагогларда һәм яшь тамашачыларда зур тәэсир калдырды, алар Мидхәт Гариф улының эшчәнлегенә карата кызыксынуларын белдерделәр, истәлеккә төшкән рәсем дә бик матур килеп чыкты.
Ирина Слимова, БСМ директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев