Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

«Балкыш» фестивале башланды

Республикада ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" фестивале старт алды. Хәзер авыл җирлекләре буенча дүрт зонада район туры уза.


Беренчесе 19 ноябрьдә Акбүре авылында узды, анда Акбүре, Сөлчәбаш, Волчья Бистәсе, Красный Октябрь, Новопоселенная Лебедка авылларыннан ветераннар коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады.
20 ноябрьдә Чертуш авыл мәдәният йортында талантлы пенсионерларның чыгышы булды. Алар үз осталыкларын соло вокалында, ансамбльдә, фольклор җырлауда һәм шигърият өлкәсендә күрсәттеләр. Чаллы Башы авылыннан "Талир тәңкә" ветераннар ансамбле бу чарада ел саен актив катнаша. «Талир тәңкә» ансамбле башкаруында "Шаулый урман"татар халык җыры яңгырады. Ә Разыя Шакирова, Асия Раузетдинова, Рәисә Усманова башкарган җырлар тамашачының күңеленә хуш килде. Илһамия Усманова Әнгәм Атнабаевның "Гармунчыга"шигырен укыды. Бу зонада шулай ук Шахмай, Чертуш, Акъяр авылларыннан өлкән яшьтәге артистлар да чыгыш ясады.


Фестивальнең финал турына иң яхшы чыгышларны сайлап алу 21 ноябрьдә Петропавел Бистәсендә өченче зонада узды. Концертта әлеге Бистә, Андреевка, Яңа Чишмә, Чуаш Чабаксары, Рус Чабаксары, Екатерина Бистәсе, Яңа Иванаево авыллары вәкилләре катнашты. 25 ноябрьдә Архангел Бистәсе, Зирекле, Өргәнчә, Әдәмсә, Горшково, Ленино һәм Тубылгы Тау авыллары пенсионерлары Архангел авылы мәдәният йортында үзләренең талантларын күрсәтәчәкләр.
Финал 29 ноябрьдә район мәдәният йортында узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев