Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

«Балкыш» фестиваленең район этабы җиңүгә дәгъва кылучыларны ачыклады

Жюри һәм тамашачылар хөкеменә үзешчән коллективлардан 37 чыгыш тәкъдим ителде, катнашучыларның гомуми саны 143 иде.

«Балкыш» («Сияние») ветераннары арасында җиденче Республика үзешчән сәнгать фестивале ике истәлекле датага багышланган: Татарстан ветераннары (пенсионерлары) оешмасының 35 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына. Фестиваль төрле жанрларда өлкән буын арасында күп талантлар ачыклады. Чыгышлар 5 номинация буенча узды: вокаль ансамбль, вокал, соло, хореография, нәфис сүз һәм инструменталь жанр.
Эпидемиологик торыш аркасында фестивальнең зона этаплары (анда 200 дән артык кеше катнашты) онлайн-режимда узды. Район этабына иң яхшы 37 чыгыш сайлап алынды. Фестивальдә иң өлкән яшьтәге катнашучы - Шахмай авылыннан 92 яшьлек Илһамия Илалова. Ә Чертуштан Хәсәновлар гаиләсенә – 80шәр яшь, Волчья Бистәсеннән Валентина Агафоновага - 76, «Ак калфак» (Тубылгы Тау) коллективында катнашучыларның уртача яше 70 тирәсе.  
Ә аларда күпме энергия, дәрт, талант… Барысын да санап бетерерлек түгел. Аларны күрергә һәм ишетергә кирәк. Шуңа күрә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе, бу чарада нинди дә булса сәбәпләр аркасында әлеге конкурс-концертта катнаша алмаучылар өчен турыдан-туры эфир алып барды. Һәм укучыларыбыз безнең сайтта да анда катнашучыларның фотоларын карый алалар. 
 Бу этапта җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмады. Моны жюри рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Еронтьев та раслады:
«Чыгышларның барысы да тамашачылар тарафыннан уңай кабул ителде, һәр катнашучы үз чыгышына җентекләп әзерләнгән (ә шушы яшьтә бу бик җиңел түгел). Лаеклы ялга чыккач та, җәмгыятькә кирәкле кеше булып калу, тормышка, иҗатка кызыксынуны югалтмау һәм үз талантыңны сәхнәдә  күрсәтә алулары өчен без аларның һәркайсына рәхмәтле. 

Жюри әгъзалары уртак фикергә килү өчен озак киңәшләште. Шулай итеп финалга түбәндәгеләр чыкты: «Хореография» номинациясендә - Светлана Пьянзина (Яңа Чишмә), Галия Юсупова (Чаллы Башы), «Ворожеи» бию коллективы (Петропавел Бистәсе); «Ансамбль» номинациясендә - «Околица» халык вокаль төркеме (Ленино), «Талир тәңкә» ветераннар ансамбле (Чаллы Башы), «Селяночка» (Яңа Чишмә); «Инструменталь жанр» номинациясендә -Рәис Усманов (Чаллы Башы), Шәүкәт Әдиуллин (Шахмай); «Вокал соло» номинациясендә - Рәйсә Усманова (Чаллы Башы), Любовь Роднина (Яңа Чишмә); «Сәнгатьле сөйләм» номинациясендә - Александра Патрикеева (Петропавел Бистәсе), Александр Скоков (Яңа Чишмә).
Номинантларны да, фестивальдә катнашучыларны да җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев