“Без бергә” финалыннан  өч диплом белән
Мәдәният һәм сәнгать

“Без бергә” финалыннан өч диплом белән

17 майда Яңа Чишмә районы “Без бергә” халык иҗатының Республика балалар сәнгать фестивале финалында актив катнашты, Гала – концерт һәм декоратив – гамәли сәнгать күргәзмәсе аны төгәлләү өлеше булган.


Безнең район йомгаклау этабына кадәр барып ирешеп, төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләү тантанасына чакырылган иде.
Шулай итеп, “Россия сувенирлары” номинациясендә күргәзмә өчен яңачишмәлеләр 3 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнгән, “Иҗади гаилә” номинациясендә Минабетдиновлар гаиләсе – 1 дәрәҗә лауреат, ә “Станица” иҗади педагогик коллективы махсус “Иҗат канатлары” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган.
Безнең команданы яхшы нәтиҗәләре һәм лаеклы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!
 


Нет комментариев