Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Безнең артистлар күрше районда чыгыш ясады

Узган җомгада Чирмешән районының Ивашкино мәдәният йортында безнең РМЙ һәм АМЙ артистлары алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уңаеннан күчмә концерт оештырдылар.


Тамашачылар игътибарына «Зажигай» вокаль төркеме, Шәйхетдиновларның гаилә дуэты һәм «Волчинка» ансамбле (Волчья АМЙ), «Илем» (Чув.Чабаксар АМЙ) халык җыр һәм бию ансамбле, солистка Соловьева Светлана (Петропавел АМЙ) һәм биюче Алсу Төхбиева (Әдәмсә авыл клубы) чыгышлары тәкъдим ителде. Концерт программасын район мәдәният йортының алып баручылары Илназ Шәйхетдинов һәм Светлана Суслова үткәрде. Чирмешән районы мәдәният бүлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессының Чирмешән бүлекчәсе кунакларга матур чыгышлары өчен рәхмәт белдерделәр, аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев