Узган атна ахырында Казанда ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр ачык телевизион фестиваленең финалы узды.

Фестивальдә районыбызның яшь педагоглары командасы мәгариф хезмәткәрләре профсоюзыннан «Күрше» дип аталган конкурс номеры белән чыгыш ясады.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча безнең команда «Хореография» номинациясендә мактаулы 3 нче урынны яулады, ул Диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде. Бу җиңүгә өлеш кертүчеләрне котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез.
Ольга Павлухина фотосы.
Нет комментариев