Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

БСМдә шөгыльләнүчеләр «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашкан

«Шешминка» хореография ансамбле «Созвездие - Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә катнашкан.

«Шешминка» хореография ансамбленең «Звонкие капельки» кече төркеме, «Солнечное сияние» урта төркеме (җитәкчеләре - С.Г. Пьянзина, В. В. Ерохина, К. В. Никитина), вокалчылар: Ерашова Анастасия, Янова Дарья һәм Зайцева Дарья (җитәкчеләре - Л. Н. Мазманян) 10-11 апрельдә «Созвездие - Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә катнашканнар.

 Фестиваль кысаларында хореография ансамбленең кече төркеме кинотеатрга барган, урта төркемдәгеләр исә дискотекада булганнар, Бауман урамында йөргәннәр. Барлык балаларга да фестиваль логотибы төшерелгән футболкалар тапшырганнар. Алар фестиваль дипломантлары булганнар. В.В. Ерохина һәм ансамбльдә катнашучы Минабетдинова Дилә һәм Нурхамәтова Зөһрә фестивальнең жюри әгъзасы Кузнецов Евгенийның (Мәскәү) халык биюе буенча мастер-классында булганнар. Балалар бик теләп фестиваль программасын, башка ансамбльләрнең чыгышларын караганнар, бер-берсе белән танышканнар, аралашканнар. Сәфәр бик тә күңелле һәм дулкынландыргыч булган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев