Чаллы Башы авылы мәдәният йорты “Театраль калейдоскоп” грантына ия булган
Мәдәният һәм сәнгать

Чаллы Башы авылы мәдәният йорты “Театраль калейдоскоп” грантына ия булган

“Быел Чаллы Башы авылы мәдәният йорты “Театраль калейдоскоп” грантын алу бәхетенә иреште”, - дип хәбәр итә редакциягә АМЙ мөдире Илсөяр Дәүләтшина.

-Бу юнәлешнең төп максаты “Өмет” балалар театраль коллективы белән район буенча гастрольләргә чыгып, балалар һәм яшьүсмерләр арасында театр сәнгатен үстерү, туган телгә мәхәббәт уяту тора. Безнең “Өмет” театр коллективының чыгышын район мәдәният йортында, районыбыз авылларында яратып каршы алдылар. Шулай ук Чистай районы Каргалы авылында да бик җылы кабул иттеләр. Киләчәктә Чирмешән, Аксубай районы авылларына, Чистай шәһәренә гастрольләргә чыгарга ниятлибез.


Нет комментариев