Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Чертуш авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган чара узган

27 ноябрьдә Чертуш авылы мәдәният йортында «Әнкәйләргә мәдхия» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узган.

Концерт Йошкар - Ола шәһәрендә армиядә хезмәт итүче Риназ Абдуллинның дулкынландыргыч видеокотлавын күрсәтүдән башланган.

Сәхнәдә яшь талантлар - Ситдыйков Салават, Зарипов Рузил чыгыш ясаганнар. «Бисеринки» бию төркеме матур биюләрен тәкъдим иткән. Концертта катнашучылар җыр-биюләрдән тыш, театральләштерелгән күренешләр дә күрсәткәннәр һәм болар барысы да яраткан әниләргә багышланган. Әниләр исә үз балаларының чыгышларын алкышларга күмгәннәр.

Тамашачыларны «Хатирә» фольклор коллективы, Миңсылу Мостафина һәм Сания Хәлиуллиналар җырлар башкарып сөендергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев