Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Чаллы Башы АМЙда "Калфаклы кызлар" бәйгесе оештырылган

8 март бәйрәме алдыннан узган бәйгедә татар кызларыннан торган ике команда ярышкан.

«2022 ел Россиядә «Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы» дип игълан ителде. Шул нисбәттән Чаллы Башы мәдәният йортында «Калфаклы кызлар» бәйгесе оештырылды», - дип хәбәр итә редакциягә Чаллы Башы АМЙ мөдире Илсөяр Дәүләтшина.

-Бәйгедә  Чаллы Башы авылыннан «Чулпы» һәм  Шахмайдан «Сәйлән» командалары көч сынашты. Кызлар төрле ярышларда үзләренең уңганлыгын-булганлыгын, җор телле, акыллы, сабыр, дини белемле, зәвыклы булуларын күрсәттеләр. Һәр кыз, үзе киеп килгән калфакны яклап, шигырь сөйләде. Ризык әзерләү буенча мастер класс – видеоролик күрсәтелде, шулай ук санамыш әйтүдә көч сынаштылар. Билгеле вакыт эчендә сәдәф тагу, калфак тегү, чәч үрү, табын бизәүдә ярыштылар. Сурә укып, таң калдырдылар. Өй эшенә бирелгән 2 концерт номеры, кул эше конкурсы да югары дәрәҗәдә үтте. Интеллектуаль ярышта да кызларыбыз сынатмады. Мөселман киемендәге кызларны алиһәләргә тиңләп булыр иде.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев