Чертуш авылында Г. Тукайга багышланган чара оештырылган
Мәдәният һәм сәнгать

Чертуш авылында Г. Тукайга багышланган чара оештырылган

26 апрель - бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне.

Шул уңайдан, Чертуш авылының «Кояшкай» клуб берләшмәсе әгъзалары «Тукай әкиятләрендә кунакта» дип исемләнгән музыкаль - әдәби кичә үткәргән. Бу хакта редакциягә Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина хәбәр итте.

Кичәдә укучылар Г. Тукайның шигырьләрен яттан сөйләгәннәр, «Су анасы», «Акбай» оештырган уеннарда катнашканнар. Бәйрәм кичәсе «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланган.


Нет комментариев