Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Чорлар кичкән Кичү ярында“

7 июльдә Әдәмсә авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор,  Казан “ИСГЗ“ ГиМУ кафедрасы мөдире Рәүф Юнысов һәм Нәсим Акмаловның “Чорлар кичкән Кичү ярында“ дип аталган китапны тәкъдир итү кичәсе булып үткән.


Рәүф Юнысов – Әдәмсә авылында туган, Нәсим Акмалов – журналист.
Бәйрәмне Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы Любовь Котова, АМЙ директоры Лидия Шакирова, авыл китапханәчесе Светлана Борисовалар оештырган. Программаны да алар алып барган, анда концерт номерлары яңгыраган, кунаклар,  уңай бәя биреп, китап турында чыгышлар ясаган.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, авыл җирлеге башлыгы Любовь Котова, хуҗалык җитәкчесе Әдһәм Сибгатуллин, күп санлы кунаклар, авторның туганнары, якыннары, авылдашлары китап чыгу уңаеннан аны җылы котлаганнар.
Кунаклар каршында (ә алар 240 ка якын кеше булган) халык иҗаты һәм көнкүреше музееның фәнни хезмәткәре, үзе дә Зирекле авылы тарихы буенча 7 китап язган  һәм бастырып чыгарган Мидхәт Газыймов та чыгыш ясаган. Ул китап турында үзенең фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклашкан, бу китап Акбүре, Шахмай авыллары, район (“На засечной черте“), Зирекле  авылы тарихы турында басылып чыккан китапларның дәвамы булып тора.
Шунысы сөендерә, кешеләр үз авылларының тарихы турында үзләре язарга алынды. Акъяр авылы тарихы турында менә-менә “Ак күңелле Акъяр“ дип аталган китап дөнья күрергә тора. Аны тәкъдир итү 21 июльгә билгеләнгән, бу көнне акъярлылар авыл көнен билгеләп үтәчәк.
Клуб  фойесында әдәмсәлеләр фоторәсемнәреннән төзелгән күргәзмә, “Чорлар кичкән Кичү ярында“ китабын сату да оештырылган. Чыгыш ясаган кунакларга Рәүф Әдһәм улы (рәсемдә) үзенең теләкләрен җиткереп, шушы китапны бүләк иткән.
Чыгыш ясаучыларның барысының да теләкләре бер булган: эшне дәвам итәргә, авыл тарихы буенча һәр  очракны, һәр вакыйганы, һәр версияне фәнни яктан, архив документлар белән  нигезләргә  кирәк. Ни генә дисәң дә, хатирәләр, версияләр (риваятьләр) күпчелек очракта субъектив характер йөртә. Уңышлар сезгә, хөрмәтле булачак авторлар, җитди фәнни раслаулар, ачышлар һәм табышлар.
Мидхәт Газыймов фотосы                                  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев