Мәдәният һәм сәнгать

Гаиләлеләр мәҗлесе

22 ноябрьдә Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Әниләр көне хөрмәтенә 20,25,30,35... 55-60 ел бергә гомер иткән парлар җыелды. Чакырылучылар 40 лап кеше иде. Педагог - Фәния Зарипова һәм клуб директоры Гөлгенә Камаева җитәкчелегендә лицейда укучы бишенче сыйныф укучылары концерт хәзерләгәннәр иде. Чарада Әдәмсәдән дә кунаклар: 27 ноябрьдә алтын...

22 ноябрьдә Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Әниләр көне хөрмәтенә 20,25,30,35... 55-60 ел бергә гомер иткән парлар җыелды. Чакырылучылар 40 лап кеше иде. Педагог - Фәния Зарипова һәм клуб директоры Гөлгенә Камаева җитәкчелегендә лицейда укучы бишенче сыйныф укучылары концерт хәзерләгәннәр иде. Чарада Әдәмсәдән дә кунаклар: 27 ноябрьдә алтын туйларын билгеләп үтүче Гыйльман һәм Мәриям Газизовлар да бар иде. Гыйльман абый белән Мәриям апа кайчандыр Зирекле мәктәбен тәмамлаган булганнар.

Нет комментариев