Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Гимназия “әкияти“ бүләк алды

20 майда Яңа Чишмә гимназиясенә кабат шунда укып чыккан Евгений Дунаев килде. Бу юлы ул тулы бер картиналар коллекциясе алып килгән.

Гимназиянең эчке стеналарын танылган рәссамнарның картиналары бизи. Педагоглар коллективына, гимназия укучыларына һәм килгән кунакларга карап сокланырлык нәрсәләр биредә шактый. Биредә музейга килгән кебек буласың. Һәм һәркем бу иганәче Евгений Сергеевич Дунаев эше булуын әйбәт белә.
-Бу мәктәп кайчандыр минем өчен икенче өем булды, хәзер мин биредә көтеп алынган кунак. Ә кунакка буш кул белән килмиләр, - дип сөйли Евгений Дунаев. Быел ул танылган әкиятләр буенча ясалган картиналар алып килгән. Алар түбән сыйныф укучылары өчен генә түгел, югары сыйныфлар һәм өлкәннәр өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X